Предыдущая публикация
Җәйләрнеке - чәчкә, гөлләрдә.
Пәрәвезләр очкан чуак җитсә,
Гашыйк булам сары көзләргә.
Язларымда башларымны җуям,
Шомырт исләренә исереп.
Чәчкәләрне сөеп назлап йөрим
Кабатланмас хисләр кичереп.
Һәр фасылы җанга шундый якын,
Кабатланмас үзгә төсмерле.
Күрче инде ак бәс сарган каен
Яшьлегемне искә төшерде...
Бер-бер артлы үтә тора көннәр,
Алышына кышлар яз белән...
Күңел генә берүк тутыкмасын,
Тулып торсын һәрчак наз белән!
//Гөлара Шәрипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев