Предыдущая публикация
Нәрсә әле борын чөясез сез,
Артык кемнән кайсы җирегез?!
Башкаларны мыскыл итә-итә,
Мыскылга калмагыз үзегез!
Нәрсә әле, шапырынган булып,
Һәр ярыкка кысылып йөрисез?
Кеше чәйни-чәйни, сукыраеп,
Борын астыгызны күрмисез!
Кеше башын оста ашыйбыз, дип
Җае саен каһ-каһ көләсез.
“Кеше” дигән исем ят бит сезгә,
Бөтенләй ят – шуны беләмсез!?
Нәрсә майтардыгыз мактанырлык,
Бармы берәр чиста көнегез?
Карамагыз безгә түбәнсетеп,
Без сезләрдән түбән түгелбез!!!
//Шәмсия Җиһангирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев