Яңа еллар көтә кешелек..
Чыршы бизәп, урам, йорт эчләрен
Төрле төсле утка төрдереп..
Бәйрәм көтә җирдә кешелек..
Ел ахырының соңгы көнендә.
Анда бара, монда чаба, бүләк ала,
Төрле уйлар, теләк күңелдә..
Яңа елда үзгәрер күк тормыш,
Үзгәрер тоела язмышлар.
Могҗиза көтәдер һәр кеше
Югалыр кебек бар кайгылар, сагышлар...
Я Раббым! Син китер хәерле елларны!
Имин һәм тынычлык, бәрәкәт булганны!
Сырхаулык бу җирдә кимесен🤲🏻
Сәламәтлек җанга һәм тәнгә бирелсен
Яшәүнең рәхәте тоелсын!
Мәрхәмәт, миһербанлык артсын!
Адәмнәр калебе чистарсын!
Кыш яуган карлардай
Күңелләр сафлансын, пакълансын!
Боз сыман йөрәкләр булмасын!
Берәү дә - бармы ул, юкмы ул дәрәҗә..
Битараф, ваемсыз калмасын!
Яшәүнең, гомернең никадәр кадерле икәнен
Җиһанда кешелек аңласын!
Һәркемнең иң изге теләген
Аллаһы Тәгалә
Туасы елларда чынга ашырсын!
//Венера Мәхмүтова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев