Предыдущая публикация
Язмыш сынауларын үтә-үтә...
Сизелми дә тормыш мизгелләре
Гомер йомгакларын сүтә-сүтә...
Язмышыма ачулана алмыйм
Маңгаема тугач язылган....
Яшәү елларымда белмим,күпме
Язмышымның җиле кагылган....
Үтеп барам язмыш сынауларын
Күпме миңа авыр булса да....
Сөенечтән,кайгы-сагышлардан
Күзләремә яшьләр тулса да....
Югалтып мин күпме якыннарны
Белдем аерылышу сагышын....
Кайгы-шатлыкларым чиратлаша
Сизмимен дә гомер агышын....
Ә шулай да гомер дәвам итә
Язмыш җилләреннән курыкмый...
Яшәү, илһам көчем ярдәм итә
Йөрәк яшәүдән һич ялыкмый....
Яшим әле, яшим көчем барда
Дуслар, якыннарым барында....
Яратуым, иҗат чишмәләрем
Көч-дәрт бирә миңа тагын да..
//Мәфрүзә Фатихова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев