Предыдущая публикация
Икәү атлап килә, салмак кына.
Ашыкмыйлар, гүя адымнарын
Бара алар санап кына,
сайлап кына...
Беркем юктыр кебек алар өчен,
Җирдә генә түгел, галәмдә дә.
Тик киләчәк сере ачык түгел
Бу дөньяда бер кемгә дә...
Бер кемгә дә...
Ә күкрләрдән бүген, әйтерсең лә,
Саф карлардай, саф сөюләр ява.
Бүген бергә әле, ә иртәгә
Язмыш ясар йөрәкләргә
яңа яра...
Кыш күңелгә ак сагышлар салыр -
Тормыш юлын себерерләр карлар...
Ә әлегә,
салмак кына атлап
Җитәкләшеп бергә бара
гашыйк парлар...
Халит Абдулманов
Оксана Ильюп
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев