Предыдущая публикация
Үпкәләрдән, авыр тойгылардан
Бушатсаң син әгәр күңелеңне,
Юк-бар өчен артык хәвефләнми
Яши алсаң калган гомереңне,
Тормыш итү күпкә җайлырак!
Яхшылыклар эшләп яши алсаң
Берни өмет итми кылганыңа,
Аллаһыга син рәхмәтле булсаң,
Шөкер итсәң әгәр булганына,
Яшәүләре күпкә җайлырак!
Гади генә тормыш алып барсаң
Кадерләрен белеп бар малыңның,
Ничек бар ул, шулай кабул итеп,
Кимчелеген күрми тиң ярыңның,
Тормыш итү күпкә җайлырак!
Күңел күзең һәрчак ачык булса,
Аяз булса әгәр тормыш күгең,
Яшәү матурлыгын күрә белеп,
Син бәхетле булсаң әгәр бүген,
Тормыш итү күпкә җайлырак!!!
Яшәүләре күпкә җайлырак!!!
Гөлара Шәрипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев