Предыдущая публикация
Карашыбыз нурлар чәчсен.
Балкып торсын күзләребез,
Елмаюлы йөзләребез.
Саулыгыбыз корычтай нык,
Ризыгыбыз мулдан булсын.
Күкләребез аяз, тыныч,
Иманыбыз тулы булсын.
Хәвеф-хәтәрләрсез үтсен
Һәр яңа туган көнебез.
Шөкер итеп булганына
Имин үтсен һәр төнебез.
Күңел тынычлыгы булсын,
Шатлык-куанычлар артсын.
Аткан алсу таңнарыбыз
Яхшы хәбәрләрдән торсын.
Авыр сынауларсыз гына
Үтсәк иде гомер юлын.
Авырлыклар килә калса,
Кулын сузсын газиз Раббым!
//Гөлзадә Сафина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев