Предыдущая публикация
Бер сүз җитә салып таптарга...
Бер сүз җитә - арып егылырга,
Бер сүз җитә алга атларга...
Гаеп булса гафу үтенергә,
Ялгышларың булса кичерергә,
Өметсездә өмет уятырга
Бер сүз җитә...
Гаепсезгә җанны елатырга..
Бер сүз җитә...
Тик әйтмиләр генә
Күңел көткән җылы сүзләрне...
Аңлау авырмени, йөрәгеңдә
Яшеренеп яткан хисләрне?
... Бер сүз кирәк...
Бик тә кирәк...
Өзгәләнеп көтә моны йөрәк...
//Венера Мәхмүтова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев