Ирек Габдрахманов Мәгьсүм улы 25 ноябрьдә безнең арабыздан китеп барган...
Ул Башкортстанның Бүздәк районында туып үскән, шунда яшәде. Берничә ел элек, ул башта Франциягә, аннан Германиягә күченеп китте, гаилә корды. Әмма пар бәхете озакка бармады, ул ялгыз калды.
Чит илдә ялгызы яшәсә дә, сырхавы җитди булса да, ул күңелен җырлар иҗат итеп юатты. 350дән 160 килограммга ябыкты, туган якка кайтырга ашкынды.
Ирек Габдрахманов язган җырлар:
«Ана кайгысы», «Ашыгыгыз», «Бар да кала», «Бирешмә!», «Вакыт җитми…», «Гомер юлларым», «Гомерлеккә яраттым», «Гомерләр бер генә», «Мин бит синдә кояш күргән идем», «Сөю учаклары дөрләсен», «Томаннарда калма!», «Югалтмамын мин сине», «Җилкәннәр җилдә сынала», «Әнием, елама!», «Өметеңне өзмә»...
Гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, урыны оҗмахта булсын...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6