Предыдущая публикация
Мизгел генә безнең гомерләр
Югалтулар безнең йөрәкләргә
Салып китә утлы күмерләр....
Соңгы юлга озатуы авыр...
Соңгы дигән сүз авыр күңелгә
Әйтерсең лә соңладым шул диеп
Сагыш яше җаннан түгелә...
Соң... Соң инде... Еламагыз диеп
Юаталар төсле йомык күзләр
Үлгәч кенә никтер тезелә шул
Исән чакта әйтеләсе сүзләр...
Исән чакта...Әйе, исән чакта
Соңлыйбыз шул...Соңга калабыз
Вакыт тарлыгына сылтый- сылтый
Ашыгабыз...Дөнья куабыз...
Исән чакта... Әйе, исән чакта
Белү кирәк кеше кадерен
Гафу ит дип...Үкси-үкси
Еламас өчен кочып каберен...
Исән чакта... Әйе, исән чакта
Күрә белик кеше күңелен
Истә тотыйк...Һәрчак истә тотыйк
Гомерләрнең мизгел икәнен.
//Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев