Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның үзе исән чакта балалар өчен чыккан китаплары кабатлап басылды. Яңадан басылып чыккан китаплар арасында Роберт Миңнуллинның «Энекәш кирәк миңа» китабы да, Тукай премиясе алган «Күчтәнәч» китабы да – барлыгы биш исемдәге китабы бар. Гомуми тиражы 15 700 данә.
«Быел Роберт Миңнуллин исемендәге Татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фонды инициативасы белән Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән, шәхсән Марат Әхмәтов ярдәме белән Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләре тупланган биш китап яңадан нәшер ителде», – диде әлеге Фонд җитәкчесе, Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова Республика балалар китапханәсендә үткән китапларны тәкъдим итү кичәсендә. Ул әлеге эшкә катнашучыларның барысына да шагыйрь гаиләсе исеменнән рәхмәтләр җиткерде.
«Татар әдәбияты ул – балаларыбызны тәрбияләүнең нигезе. Шушы шигырьләрдә без балаларыбызга начарны яхшыдан, акны карадан аера белергә өйрәтәбез. Шушы шигырьләр аша әдәп-әхлак төшенчәләрен аңлыйлар. Без китап аша тәрбияләнгән буын һәм шушы мөмкинлек безнең балаларда да булырга тиеш», – дип дәвам итте ул. Таңсылу Сабирова фикеренчә, вакыт сынавын узган һәм берничә буын баласын тәрбияләгән китаплар китап кибетләрендә һәрвакыт булып торырга, сатылып беткән саен чыга барырга тиеш.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев