Предыдущая публикация
Ә без аны сизмибез.
Яшәү ыгы-зыгысында,
Үткәнен дә белмибез.
Кем өчендер мәңгелек ул,
Хыяллар белән тулы.
Кем өчендер көтмәгәндә,
Өзелгән гомер юлы..
Чәчәк кебек яшь күңелнең,
Мәңге йомган күзләре.
Кабергә салып баласын,
Нишләр ана йөрәге?!
Эх, булсачы тик үзгәртеп,
Булдырмый бу хәлләрне!
"Бирер идем гомерне.."дип,
Үкси ана бәгыре.
Язмышыңа язылганны,
Белә алмый беркем дә.
Кем өчендер мәңгелек ул,
Кемгәдер мизгел генә..
//Эльвира Мавлеева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев