Предыдущая публикация
Яшәр өчен сөенеп.
Тормыш мәшәкәтләре дә
Көтә икән өелеп.
Әлдә ярый син бар диеп
Эндәшсәң сөйгәнеңә.
Нинди нурлы,кояшлы күк
Болытлы көннәреңдә.
Бер сүз җитә икән бит ул
Шикләрне таратырга.
Үпкәләшкән чакларыңда.
Хисләрне яңартырга.
Җылы сүздән җаннар эри
Татлыдыр сөюләре.
Мәхәбәт кояшы балкый
Җылытып күңелләрне.
//Илһам Якупов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев