MOÑ театр мәйданчыгында, бүген, 4 октябрьдә «Милли бию киче» һәм аның кысаларында «Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим итү чарасы булачак. Башлана - 19:00 сәгатьтә.
«Кичә программасында фильмны карау, бию перформансы каралган. Тамашачылырга мастер-класс уздырылачак», - дип хәбәр итә MOÑ театр мәйданчыгының мәгълүмат үзәге.
«Кичебез бар Татарстанга таныш чабата биюенә багышлана. Аның үзенчәлеге ритмында: дүрттән ике түгел, ә дүрттән өч! Фильм карарбыз, бию перформансын татырбыз, үзебез дә чабата биергә өйрәнербез», – дип вәгъдә итә оештыручылар.
«Иҗат төркеме чабата аеруча популяр булган авылларның берсенә — Балтач районы Түбән Сосна авылына юл тотты. Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры да чабатаны беренче тапкыр нәкъ менә Түбән Соснада күреп алып, сәхнәгә күтәргән, киң җәмәгатьчелеккә таныткан», – ди Рәдиф Кашапов фильм турында.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев