Предыдущая публикация
Туа адәм баласы,
Гомер генә кыска бирелә
Каш белән күз арасы.
Шушы кыска гомерләрдә
Кайгы, хәсрәт килмәсен.
Кеше бәхет өчен туа,
Бәхетле булсын һәркем.
Кыска бирелгән гомер юлы
Гел шатлыклардан торсын,
Саулык, сәламәтлек белән
Яшәргә насыйп булсын.
Гомер бит ул бик кадерле,
Бик кадерле һәркемгә,
Яшәп калыйк, яшнәп калыйк
Без килмәдек мәнгегә.
Әлфия Кәримова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев