Вакыт узгач барсы онтыла.
Кояш та бит еллар буе түгел,
Бер мизгелгә бары тотыла.
Ай каплый да,соңын кача,
Кояш чыга янә ялтырап.
Куркуларың качсын синнән,
Йөрмә уйлап,син дә калтырап.
Гомер буе кайгы тормый,
Тормыш юа кайгы тузанын.
Гомереңне бушка уздырма син,
Уйлап яшә гомер узганын.
Бәхетеңне күммә югалтканда,
Җаннарыңа якын кешеңне.
Аның өчен диеп, яши бир син,
Аның өчен диеп, эшлә эшеңне.
Вакыт узу дәвалыйдыр кайчак,
Көт син бары вакыт узганын.
Беркайчан да кире какма,
Чын күңелдән кулын сузганын.
Кеше китсә кайтмас җиргә,
Өмет белән сагынып көтмиләр.
Кирәк якын кеше җаныңа да,
Онытыр өчен назлар җитмиләр.
Сөйгән кешең мәңгелеккә китсә,
Артларыннан китү кирәкме?
Яшә бәхетеңне кабат табып,
Басар өчен янган йөрәкне!
Рамил Гафар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев