Предыдущая публикация
Туган белән туган йөрешми.
Ана белән бала күрешми,
Бер-беренең хәлен белешми...
Кавышканнар ихлас сөешми,
Кайгы-шатлыкларын бүлешми.
Исән чакта кайтып күрергә
Якының да кайчак җитешми...
Әллә теләк, әллә вакыт җитми,
Өлгермибез табып сәбәпләр...
Белмибез шул кайда, кайчан суга
Соң минутлар, соңгы сәгатьләр...
Югалткачтын инде соң була,
Күзләреңә кайнар яшь тула.
Кеше гомере- бер уч ком, диләр,
Агар китәр, шуны син уйла!
Күршем, диеп хәлләр белешик,
Туган белән туган йөрешик!
Гомер биргән газиз кешебез -
Әнкәйләрнең хәлен белешик!
Бер-береңә торыйк җан атып,
Яшик һәрчак сөеп- яратып!
Гомер бит ул - бер уч ком диләр...
Сизмәссең дә, агар да китәр.... (Гөлара Шәрипова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9