Предыдущая публикация
Авылларда була иде...
Эх аулак йорт, аулак йорт...
Егетләр белән кызларны
Кавыштыра торган йорт.
Бүген бәйрәм аулак йортта
Егетләргә, кызларга.
Килә кызлар егет күзләп,
Егетләр кыз күзләргә.
Аулак йортның ишекләре
Ачык кыз, егетләргә.
Гармунчыны – уйна,-диеп
Кирәкми үгетләргә.
Гармуннарны сузыйк әле
Утырып йортның түренә.
Унлы лампа яктысында
Кызлар чибәр күренә.
“Бишле” биюгә төшәләр
Кызларның чибәрләре.
Нечкә билләрдән тоталар
Егетнең зирәкләре.
Биюдән соң чират җитә
Төрле, төрле уенга.
Кемгә чират җыр сузарга,
Кемдер керә куенга.
Сагындыра аулак йортлар,
Аның җылы мичләре.
Беренче сөю хисләре,
Сихри авыл кичләре.
Флюр Абдракипов
10.06.2020
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев