Ияләште миңа бер сукбай эт,
Минем арттан калмый иярә.
Исемен дә белмим мин ул этнең
Ничек дәшеп, нәрсә дияргә?
Тиресе дә аның йолкышланган,
Чак, чак сөйри арткы аягын.
Эләккәндер арткы тирәсенә
Бер явызның каты таягы.
Күзләреннән яшьләр чыккан сыман
Күпне күргән ахры бичара.
Ничек ярдәм итим сукбай эткә
Кылыйм икән сиңа ни чара?
Ипи кисәкләре бүлеп бирәм
Кайтып җиткәч капка төбенә.
Искә алам, иң алама каргыш:
“Калсаң иде этләр көненә”.
Гадәтемә кергән, хәл җыйгалыйм
Капка төпләрендә утырып.
Эт тә мескен, миңа карап тора
Мөлдерәмә күзләр тутырып.
Я. Алабай инде сөйләп җибәр
Кайдан килдең, хуҗаң кем иде?
Әллә хуҗаң:,- инде картайгансың,
Үз көнеңне үзең күр,- диде?
Заманында бүре кугансыңдыр
Хуҗаң мылтыгының астына.
Зур калҗалар хуҗаң ташлагандыр,
Мә аша,- дип синең алдыңа.
Зур көтүләр көткәнсеңдер әле
Хуҗаң калҗасына шатланып.
Торыр җирең иркен, зур булгандыр,
Яшәмәгәнсеңдер зарланып.
Хәзер заманалар бүтән брат,
Асты өскә килде дөньяның.
Син эт башың белән аңламыйсың
Мәхшәрләрнең ничек булганын.
Матур яшәп килгән дөньябызны
Җимерделәр астан кимереп.
Кешеләрне эшсез калдырдылар
Булган заводларны җимереп.
Ата – баба җыйган ил мөлкәтен
Бүлгәләшеп талап беттеләр.
Җир байлыгын сатып, акчаларын
Чит илләргә алып киттеләр.
Без дә брат хәзер синең көндә,
Эт көнендә ягъни яшибез.
Өргәләсәң сине ашатырлар,
Безнең өрергә юк рәтебез.
Флюр Абдракипов
10.06.2020
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев