Предыдущая публикация
Кʏк сиреньнәр чәчәк атты,
Чәчәкләре хуш исле.
Сирень чәчәгедәй гʏзәл
Балачак искә тѳште.
Сирень чәчәге дʏрт таҗлы,
Мин бишлесен эзләдем.
Биш таҗ — бәхет тылсымы, дип,
Ѳзеп каптым, тʏзмәдем.
Алда кѳтеп торсын дисәӊ
Бәхетле киләчәгеӊ,
Табу, кабу җитә икән
Бишле сирень чәчәген.
И, балачак, керсез җаным!
Yтсә дә кʏпме гомер,
Сирень чәчәкләре кебек,
Бʏген дә бала — кʏӊел.
Янә чәчәк атты сирень,
Ымсындыра хуш исе.
Тормыштагы бәхет сыман —
Сирәк икән бишлесе...
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев