Предыдущая публикация
Сандугач сайрый миләштә
Парын югалтты микән?
Сандугач җырын тыңларга
Сөйгәнем кайтыр микән?
Сандугач кунган миләшнең
Чәчкәләре сынмасмы?
Сандугач моңын тыңлагач
Күңелкәем тулмасмы?
Өзелеп сайраган сандугач
Үз парын табыр эле.
Сандугачның моңлы җыры
Мине юатыр әле.
Сандугачым сайра әле
Парың кунар яныңа.
Күңелемә шатлык тулыр
Ярым килсә яныма.
Флюр Абдракипов
19.05.2020
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев