Предыдущая публикация
Чын мәхәббәтле бүген!!!
Нигә генә, мондый уйлар,
Башыма килде икән?
Бәлки бәхет чәчкәм ата?
Сөюгә өнди микән?
Бәхет гөлләрем дә миңа,
Үсентесен җибәргән:
Төбә, күзеңне бәхеткә-
Син гүзәл, ди, син мәргән!
Яшьлек юләр, күбәләк ул,
Ул, тик чәчкә ярата.
Чәчкәләр гомерлек түгел,
Ә соңыннан уйлата?!
Уйланмаган - гомер түгел,
Сөйләнмәгән - сүзләр сүз.
Сагынусыз сагышлар юк,
Саргаймаган түгел көз!
Мәхәббәткә, саф сөюгә,
Беркайчан да соң түгел!
Язмыш аша үткән генә
Чын мәхәббәтле бүген!!!
Флюза Гилемянова (Арсланова)
#ФлюзаГилемянова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев