Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Если ваш возраст менее 13 лет, настроить cookie-файлы должен ваш законный представитель. Больше информации
Издание, распространение, продвижение и печать книг. Книжное издательство, издающее художественную, научную, бизнес-литературу. У нас вы можете посмотреть отзывы о работе СУПЕР Издательства г....
Комментарии 5
Нинди кыш ди чаңгы, чаналарсыз,
Тау яңгыратып шуган балаларсыз,
Тимераяк киеп шугалакта
Бозга бизәк сызган кыз- малайсыз?
Нинди кыш инде ул, кар- бурансыз,
Яңа елсыз, чыршы, кыш бабайсыз,
Нинди кыш, ди, битләр чеметтергән,
Керфеккә бәс элгән суыкларсыз?
Нинди кыш, ди, агачларга кунган
Ап- ак зыкыларда коенмагач,
Чаңгы юлларыннан офыкларга
Барып җитәр кебек тоелмагач?
Кич уеннан өйгә кайткан чакта
Сулышларга кабып туктамагач.
Нинди кыш, ди, шәфәкъ баткан чакта
Кояш карга ятып йокламагач?
Нинди кыш була, ди, бала- чага
Берәр кышкы шуклык майтармагач.
Нинди кыш, ди, һәр ел килгән саен
Мине балачакка кайтармагач?!!
Рүзия Камаева.