Предыдущая публикация
Көтмәгәндә уйламаганда,
Ничек итеп кинәт пәйдә булдың,
Яшьлегемдә яңгыраган хисләр,
Йөрәк ярып уйнамаганда..
Тик шулай да карашларда нидер,
Кабынгандай булды сискәнеп,
Син атладың минем кочагыма,
Мин дә инде ачтым кочагымны,
Бер уйламый ниләр көткәнен.
Өзек сүзләр, бик тиз акты киче,
Тәрәзәдән көлде сүрән ай,
Озатмадым сине..ә син әйттең:
-Күптән көттем шушы очырашуны,
Китер өчен бүген соң бугай...
.
-Тыйнагырак!- диеп төртте каләм,
Минем шигырь төзгән кәгазьне,
Тик тыймады. төндә пышылдаган:
:-Син минеке, мин синеке,- диеп,
Җаннар яңгыраткан авазны..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11