Предыдущая публикация
Ашыгабыз..Бирми генә бер ни,
Үз итәргә барны, тизерәк,
Азак уйланабыз, бар да җитә,
Тик нигәдер һаман буш йөрәк..
Ашыгабыз..барын өлгерергә..
Ашыгабыз, яшәп калырга.
Булмаганын, бар күрәбез кайчак,
Кул сузыла гел дә алырга..
Омтылабыз, хыял җитмәсенә,
Читнекенә, хәтер калдырып.
Яшәгәндәй булып, яшәмибез,
Гомер үтә, вакыт яндырып.
Үзеңнекен..гел дә аңламыйча,
Читләрнекен, карап күзлектән,
Ә азактан, йөрәк телгәлибез,
Җанны бушлык кочып, үз иткән.
Мәхәббәткә антлар эчәбез дә,
Өлгермибез, чынлап сөяргә.
Үзебезне күбрәк яратканнан,
Өлгерәбез, янып -көяргә.
Калдырабыз, бүген кирәклесен
-Торсын әле!-диеп, әлегә..
Ашыгабыз..Тормыш бетәр сыман,
Тик килгәндәй, җиргә мәңгегә.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1