Предыдущая публикация
Җылың җитми ..Җан җылысы кирәк,
Күңел туңды.. Гүя боз анда..
Күпме еллар кышылар буран сибә,
Җылы көтәр язлар юк анда.
Җылың җитми, күңелем уятырга,
Янар өчен кайнар хисләрдә,
Кочагыма алып җан сөйгәнем,
Җанга юрган төрми, кичләрдә.
Җылың җитми..Суык миңа, суык!
Янсын җирдә җәйнең челләсе,
Бер карашың.. Күз карашың, җитми!
Нигә һаман суык өрә соң?
Күңелдә туң..Җирдә, язлар асыл!
Мин тик шәүлә..Яшим өрәктәй.
Гомер үтеп бара җылы эзләп,
Тормыш сүнмәс өчен йөрәктә.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7