Юк яңалык, бу дөньяда,
Төптән алып карасаң,
Яшәп була бик тә әйбәт,
Түрәләргә ярасаң..
Алдан чыгып башың исәң,
Каршы килгән чагында,
Алар сүзен хуплап торсаң,
Читләп үтәр кайгың да.
Юк яңалык, бу дөньяда.
Күпме вакыт үтсә дә,
Түрәләрдән су да таммый,
Эче тулып күпсә дә.
Түрә көен көйләгәннәр,
Арттан алдына чыгып,
Гел дә иснәнеп яшиләр,
Барына борын тыгып.
Юк яңалык, бу дөньяда,
Бар да электән бара,
Иелгәнне кылыч кисми,
Башың урнында кала.
Баш күтәргән күренми лә,
Бил бөккәннәр күренә,
Түрә каршысында биеп,
Урның түргә үрелә...
Халык яши хыялланып,
Куштаннар, план кора,
Хыял кала, хыял булып,
План түрәдән тора.
Караңгы, ничек дөрестер,
Бары тик Аллах белә,
Көръәндә Аллахка бил бөккән,
Бар да Оҗмахка керә.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9