Хыялларда йөзгән вакытның,
Бәхет итеп тойган, һәр мизгелем,
Тәлап итә алмый артыгын.
Үзлегемә сыйган, ярты җаным,
Карашымның зәңгәр чаткысы,
Йөрәгемдә үргән назлы сүзләр,
Карангымда, кояш яктысы.
Онытылмас эзе, юлларымның,
Тормыш агымында атлаган,
Үкенечем, сагыш, өметләрем,
Күпме көтеп, кире кайтмаган.
Төннәремә килгән, татлы төшем,
Ак кояшым, таңнар атканда,
Офыкларда, комач ефәк тасма,
Ал нурында, кояш батканда,
Кайтавазы, яшьлегемнән кайткан,
Бүген булса, җанда яңгырап,
Язларымның сипкән ак чәчкәсе,
Яуган чакта, ләйсән яңгырлар.
Болыт сарган көзе, сагыш каплап,
Синең исемеңне атаган.
Гомер буе:-Син!— дип, җаным атып,
Бер ялгызым, җирдән атлаган.
Ә син минем дәртләр исәрлегем,
Ак томаннар урап, таң аткан.
Пышлылдаган иренемнән чыккан:
-Бүген булса , сине..яратам..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 20