Предыдущая публикация
Синсез үтеп бара гомерләр.
Эзләр генә,карда калган эзләр,
Безнең сөюләрне күрерделәр.
Ак карларда эзләр ярлып ята,
Яшьләндереп һаман күзләрне,
Капламасын буран капламасын
Икәү бергә салган эзләрне.
Җаннарыма суык бөркеп карлар:
-Әй соң ла шул- диеп, әйтерләр
Күңел генә көтә, сине һаман көтә
Шул эзләргә кире кайтырга..
Ак карларда эзләр ярлып ята,
Яшьләндереп һаман күзләрне,
Капламасын буран капламасын
Йөрәк назы салган эзләрне.
Вакыт, вакыт нигә туктамыйсын,
Кайтар зинхар шушы вакытка,
Шул эзләрдән бергәләшеп барып,
Синең белән бергә калырга.
Ак карларда эзләр ярлып ята,
Яшьләндереп һаман күзләрне,
Капламасын буран капламасын
Сөюләргә салган эзләрне.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11
Ижади унышлар сезгэ, шигырьлэрегез йорэккэ утеп керэ
Капка аша керде эзләрең!
Өметләнеп көттем,әле күрәм,
Бу эзләрне сагынып эзләдем!