Мәктәпкә барган чаклар,
Яңа уку елларына
Шау чәчәкләр кочаклап.
Сабакташлар, сабакташлар,
Тормыш гел алда әле,
Сезнең белән очырашулар,
Яшьлекнең татлы мәле.
Олы тормыш юлларында,
Төрлебез төрле якта.
Очырашуга ашыгабыз
Яшьлектә сыман чакка.
Сабакташлар, сабакташлар,
Тормыш гел алда әле,
Сезнең белән очырашулар,
Яшьлекнең татлы мәле.
Хәтердә мәктәп юллары,
Бүгенгедәй хәтердә
Бер күрергә ашыгамын,,
-Сәләм!- диеп әйтергә.
Сабакташлар, сабакташлар,
Тормыш гел алда әле,
Сезнең белән очырашулар,
Яшьлекнең татлы мәле.
Без күптәннән әби-бабай,
Чәчләрдә ап-ак томан,
Күңел генә гел картаймый,
Мәктәп юлында сыман.
Сабакташлар, сабакташлар,
Тормышның татлы мәле,
Сезнең белән очырашканда,
Яшьлек үтмәгән әле...
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2