Предыдущая публикация
Ярым йорты бар да шикелле,
Тонык сорылыкка караш салып,
Күңел күтәрүе икеле.
Нидер эленгән күк, соры күккә,
Болыт арасына асылып.
Бары җилләр кар сулышын өрә,
Сукыр күзләреннән яшь сыгып.
Уйнатырга карлы бураннарын,
Төреп җирне ап - ак келәмгә.
Китә алмый аптыраган көзне,
Гел дә артык инде күргәнгә.
Кичтән явып иртән эреп барган,
Ак карларны җиргә сыланып,
Күккә элгән саргылт кояшы ялый,
Төн чыкканчы калган бозланып.
Ә бөрешеп калган, куак ботагына,
Көндезләрен кошлар сырышып.
Бераз гына чыр- чу килеп дәррәү,
Җим күзлиләр җирдән тырышып.
Табигатем элгән шушы сүрәтенә
Әйтер идем: -Утыр, икеле..!
Көз чыкмаган, кыш кермәгән әле,
Ярым - йорты бар да, шикелле..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1