Предыдущая публикация
Давыл сыман исәр көчлесе,
Ачып йөзгә элгән битлекләрне,
Дөреслекнең ачып, әчесен..
Тиз югалыр, хозур әкиятләр,
Пыран-заран килгән давылда,
Хыяллары алтын, каплаганы акыл,
Калыр бары искә алырга.
Без өйрәнгән сәхнәләрдә менәр,
Котычкыны, акыл белмәгән,
Алыштырып чынлык белән барын,
Теләмәгән, янып көймәгән.
Без яшергән, сүзне әйтә алмый,
Шикләнүдән йомган үзенә,
Алыштырып татлы ялган белән,
Битлекләрен элгән йөзенә..
Бүген гел дә түрә күренгәннәр,
Иртәгәсен колга әйләнгән,
Дәүләтләре, ялган белән яшәп,
Бер үк чылбыр белән бәйләгән.
Кемдер аяк терәр, каршы килеп,
Юкка, биккә качар кайсысы.
Җихан иләгәндә тегермәнен,
Иләк аша үтәр барысы..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3