Предыдущая публикация
Без идекме? Әллә безнең вакыт,
Безгә шулай чибәр күренгән.
Алсу гөлдәй үрмәләгән чаклар,
Кайнар хисләр эзләп үрелгән.
Яшьлек иде, гүзәл яшьлек иде,
Ул иңнәрдән кочып йөреде.
Без сөеп тә аны туялмадык,
Ул каядыр китеп йөгерде.
Бүген исә ап- ак бәсләр кунып,
Җанга бераз суык йөгерә.
Алсу балкыш калган офыкта,
Тик сызыгы гына күренә...
Без идекме?Әллә чорлар гына,
Алыштырып гомер туенда.
Яшьлек кайнар утын кайсы коча,,
Ә кемнеңдер.. суык куенында..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 38
Буразналар салып тирәнгә,
Сизми калдык-килеп җиткәнне,
Куп өметләр белән көткәне.