ИДЕ НИГЕЗЛӘРНЕ
Авыл бетә диеп сөйли күпләр,.
Бетә инде кайтып йөрмәсәң.
Әти-әни хәлен белим диеп
Зиратларга барып килмәсәң.
Әткәй-әнкәй үлгәч, авыл юлын
Оныталар кайбер балалар.
Йорт саласы булса да, уллары
Хатын якларына салалар.
Кайтсын алар хатын ягына да,
Еламасын туган нигезләр.
Нигез елаганда җыела ,ди,
Күренмичә күлләр, диңгезләр.
Төп нигездә әби-бабаларның
Тамган бик күп кендек каннары.
Шул нигездә гомерләре беткәч
Чыккан да бит инде җаннары.
Шул нигездә туган әткәйләр дә,
Әни бәхет тапкан нигез ул.
Шуңа күрә ир-кыз балаларның
Барысына газиз,тигез ул.
Без дә шунда туып үскәнбез дә
Кайларгадыр чыгып киткәнбез.
Кайберебез нигез күрми генә
Инде олыгаеп беткәнбез.
Күпләр белә нигез кадерләрен,
Кайчан да бер кире кайтасы.
Кайчан да бер авыл зиратына
Бар бит әле кереп ятасы.
Киткәннәр дә тыныч йокласынныр,
Төшләргә дә сирәк кергәләп.
Уллар-кызлар зиратларга, да дим,
Барып йөрсен иде бергәләп.
Нигез ташламаган егетләргә
Рәхмәт дими, ниләр әйтәсең.
"Болай булгач әле киләчәктә
Авыл яши" диеп үтәсең.
Ташламаска иде нигезләрне,
Ташлары, дим, елап ятмасын.
Буыннардан буыннарга күчеп
Ул нигезләр озак саклансын!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев