Шакымагыз бикле йөрәкләргә,
Ачкычларын таба алмагач.
Ышандырып сүзләр сөйләмәгез,
Вәгъдәләргә тугры калмагач.
Нигә кирәк күңел ымсындырып,
Антлар эчеп вәгьдә бирергә?!
Ышанычны аклый алмагач,
Ялган сүздән бәйләм үрергә.
Кагылмагыз нечкә күңелләргә,
Тимәгезче якты хисләргә.
Серләремне сөйлим айга карап,
Озын - озын айлы кичләрдә.
Сердәш итеп кичен айга дәшсәм,
Көндез кояш - минем юлдашым.
Үзем генә үтәм ялгыз ярган,
Бер башлаган ерак юлбашын.
Җиңелләрдән түгел узар сукмак,
Кирәк түгел ансат юллар да.
Шуңадырмы туа күңелемдә,
Җырланасы матур җырлар да.
Җырлап үтәм сагыш баскан чакта,
Көлеп атлыйм шатлык килгәндә.
Аллаһыма бары рәхмәт укыйм,
Шундый моңлы гомер биргәнгә.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле -Казан. 17.02.2025
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6