Хезмәт сөйгән халкым бәйрәм итә,
Сабан туе безда — мәйданда,
Ишетелә татар моңы бүген,
Ишетелә әллә кайларга.
Эш беләбез, уңган халык бездә,
Бәйрәм сөя гади күңелләр.
"Бер күрешү - үзе бер гомер", дип,
Кабатлыйлар һаман иреннәр.
Күркәм йола-Сабан туе безнең,
Буыннардан күчә буынга.
Тирә-яктан җыя якташларны,
Алып килә яшел болынга.
Колга башларына менүләрме?
Капчык тотып әллә сугышу.
Бушка түгел безнең басуларда,
Җиң сызганып таңнан тырышу.
Егәр җыйган беләк сынатмас ул,
Бирешмәс ул ярсу уенда.
Алмачуар була Сабантуйда,
Яңа туган нәни колын да.
Яши халкым, яши белеп яши,
Күңел ача һәрчак җыелып.
Яшиселәр килә гомер буе,
Туганнарга шулай сыенып.
Кунак итә белә безнең татар,
Бәлешен дә куя табынга.
Изге йолаларны онытмаек,
Татар булып яшәп калырга.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6