бу язмам этиемнен балачагына арнала.
Ул елны яз иртэ килде. Апрель аенын унсигезендэ жирдэге
Сонгы карлар да эреп бетеп бара иде инде. Кояш шактый югары
Күтэрелеп, сабый күнеле шикелле йомшак, жылы нурларын сибэ.
Мэүлиха белэн Хөсэеннен дэ беренче, көтеп алган сабыйлары дөньяга
Килүгэ өч ел вакыт үтеп тэ киткэн. Улларына этисе Миннулла дип исем
Куштырды. Энэ ничек кулларын чэбэкли- чэбэкли уйнап йөри уллары.
Кара нинди акыллы малай булып үсеп тэ килэ.Бүген бит анын туган көне.
Хөсэен бермэлгэ үз уйларына бирелеп тынып торды да, малаен
Кулларына алып кысып- кысып яратты,жилкэсенэ утыртып йөретте.
Балакаем, бүген синен туган көнен бит, бэхетлэр генэ бирсен
Ходаем үзенэ, -диде.
Көн артыннан көн үтте, ямьле жэй ае да житте.Хөсэен абыйнын уй- ниятлэре
зур иде. Яшэгэн йортлары эле эшлэнеп бетмэгэн, вак- төяк мэшэкатлэрен
тамамлыйсы бар. Тик, нишлэптер, быелгы жэй бик матур булса да, монсу иде.
Бэлки, алай житди сэбэбе дэ юктыр, кеше күнеле күбэлэк кебек бит - бер
Тегелэй, бер болай. Быел ашлык та иртэ өлгерде. Хатын- кызлар,
Ирлэр барысы да басуда. Иртэ белэн үк ат арбаларына утырышып кырга ашыктылар.
Авылда калган зурырак балалар кечерэклэрен ияртеп жилэккэ юнэлде.
И-и ул елнын жилэклэредэ нинди иде бит!- жыеп кына өлгер.
Менэ Хөсэен белэн Мэүлиха да үзлэренэ бүлеп бирелгэн кишэрлектэ бодайларнын
бер өлешен көлтэлэргэ бэйлэп тэ куйдылар. Инде чэй эчеп алырга дип төшке
ялга туктаган чакта Хөсэен, өйдэ калган картэтисе белэн улына дип, жилэк тэ
жыеп килде. - Жилэкле, мэтрүшкэле чэй эчеп алгач, тагы да дэртлэнеберэк
эшкэ башларбыз,- дип сөйлэнеп алды ю Мэүлиха.
Ул табигатьнен матурлыгы! Бу дөньянын ямен, тэмен татып яшэүдэн дэ яхшырак
Нэрсэ бар микэн. Кинэт шушы күркэм тынлыкны бозып кемнендер атта чабып
Килгэне күренде. Бригадир Гали абзый булып чыкты. Атыннан төшэр- төшмэстэн басу
Халкына оран салды.
- Сугыш, иптэшлэр. Сугыш! Фашистлар Германиясе илебезгэ зур сугыш ачкан.
Кешелэр, куркынышып, башларын түбэн иде, э Гали абзый сүзен дэвам итте.
- Илебезне дошманнардан яклап, сугыш кырларына Кызыл армиягэ ярдэм итэргэ
Тиешбез. Без бердэм булсак, жинэрбез. Башларыгызны имэгез, иптэшлэр,-дип
Тэмэмлады бригадир. Эшчелэр кайтырга кузгалды, барысынын да күзлэрендэ
Сагыш иде.Шул вакыт Хөсэен абый, жилэк тэлгэшлэрен кысып тоткан килеш,
Экерен генэ монлы жыр сузып алды.
Кайтмас, диеп уйлама син, иркэм,
Жинеп кайтырмын мин илемэ.
Туган илнен тынычлыгы өчен
Үлсэм исемем кайтыр туган жиремэ
Халык бу көнне ни дип уйларга да белмэде, бу германнарнын ни өчен,
Нэрсэ эзлэп безнен илгэ басып керүлэрен анламады.Бары тик бер сугыш сүзе
Сенгэн иде аларнын анына. Авылдашлар, башларын иеп, өйлэренэ таралды.
Бу көнне кечкэй генэ сабый йөрэге дэ сизенгэндер хэтэр килгэнен һэм алда
Куркыныч көннэрнен, бэлалэрнен бик күп буласын. Менэ өйдэн йөгереп
Чыккан малай этисенен кочагына ташланды. Хөсэен тэлгэшлэп жыйган жилэклэрен
Улынын кечкенэ кулларына тоттырды. Тик бэлэкэй Миннулла башка көндэгедэй шатланмады, бала күнеле сизде микэн, ул көйсезлэнеп елап та алды.
Жыенырга ике сэгать кенэ вакыт бирелгэн иде.Мэүлихабулган ризыклардан
Ашамлык төйнэштереп куйды. Дулкынланудан ,ашыгудан Мэүлиханын ашы ашалмый,
Ягылган мунчасы керелми калды. Өч яшьлек Миннулла гына: Эттэ, син кайда барасын, мина күп итеп мэмэй алып кайт! - дигэн булды.
Алып кайтмас идеме сон этисе, күп итеп алып кайтыр иде.
Сабый күзлэренэ карасан, еламый мөмкин түгел.Сугыш дигэн сүз һэрбер өйгэ
Килеп кереп,һэр кешенен йөрэген айкады.Ир- атлар кичке якта авылдан кузгалып
Киттелэр. Озата чыгучы хатын- кыз, балалар монаеп елап калды. Бэлэкэй миннулланын да күзлэрендэ яшь иде бу вакытта. Этисенен күкрэгенэ
Алып күз яшьлэре аша кысып- кысып яратуыннан сон бала, ике кулын
алга сузып озатып калды. Яшьле күзлэрен сөртэ- сөртэ Хөсэен абый Мэүлихасын:
Кадерлем минем, улымны беркемнэн дэ кактырма, кадерлэп кара!
Без Алла боерса, тиздэн эйлэнеп кайтырбыз , - дип юатты.
Тик анынча булмады шул, каһэрле сугыш озак- озак елларга сузылды.
Баласын карап үстерү телэге белэн яшэгэн Хөсэеннэн бер- ике ай үтүгэ бердэнбер хат килде. Безне сугышнын ин аяусыз жиренэ, Финляндиянен немецлар яна гына басып
Алган жирлэренэ кереттелэр. Мэүлихам, улымминнуллам, бу камаудан исэн- сау
чыга калсам, кайтырмын, Алла боерса. Улым минем, кадерлем бик еш күз алларыма
килэ, дип язган иде ул.
Хатны укыгач, шатланып, яна дэрт белэн яшэп ятканда гына Мэүлихага
Кара кагэзь китереп тоттырдылар. Сезнен ирегез сержант Зэйнетдинов
Хөсэен Зэйнетдин улы Финляндия жирендэ барган аяусыз сугышта катнашты.
Ул берничэ дошман солдатын һэм танкларын шартлатып, батырларча һэлэк булды,-
Мэүлихага кара көннэр килде. Көндезлэрен гел эштэ булса, кичлэрен
Улын күкрэгенэ кысып йөрэген басарга тырышты.
Ниһаять озак елларга сузылган сугыш та бетте. Минуллага да сигез яшь тулды.
Тик, туган көнен белэн котлыйм, дип эйтүче этисе генэ булмас инде.
Сугыштан сон фронтовикларнын бик азлары гына туган жирлэренэ
Кайта алды. Кайтканнары да күбесе гарип яки яралы иде.
Мэүлихага яучы килде. Сугышта бер кулы яраланып кайткан, ерак аавыл кешесе иде ул. Берничэ тапкыр үзе дэ килеп күренде, хэттэ бер килүендэ Миннуллага
Күчтэнэчлэр алып килгэн, малайны жилкэсенэ утыртып йөретте.
- Улынны какмам, бергэ матур яшэрбез,- диде энисенэ. Үзлэренэ дэ
- Алып барып күрсэтте. Соныннан инде Мэүлиха, урыннашканчы дип, малайны калдырып торырга булды. Азак Мэүлиха улын килеп алмады, шулай итеп
- Малай картэнисе янында яши башлады.
Лэкин бала энисен сагына бит. Ун яшьлэр тирэсендэ Миннулла энисе янына барырга була.
Тик үги ата дип аталган бэндэ аны ишек алдына да үткэрмэде. Шулай итеп малай
Үз авылларына кайтырга кичкэ кала һэм арый.Э бу авыллар арасы илле чакырымнап булгандыр. КаКайта- кайта арыгач, басудагы салам төбендэ ятып йоклый. Мондый хэл
Берничэ мэртэбэ кабатлана. Шулай миннулланын бер кайтуында, этисе сугышка киткэндэ генэ салган өй, көлгэ эйлэнеп, янып беткэн була. Йөрэге эрнүдэн өшеп, тунып кайткан баланын ничеклэр генэ өзгэлэнеп елаганын, бик күп еллар үткэч тэ кешелэр кызганып сөйлэр булганнар. Ярый инде ул картэтисеөендэ бераз жылы һэм наз таба.Тик бу
Жылы озакка бармый, картэнисе үлеп киткэч, бабай янына үги картый килэ һэм
Миннуллага монда урын бетэ.Бу вакытларда икенче классларда укыган була ул.
Жиденче классны тэмамлагач, үзе кебек бер иптэше белэн Омскига кирпеч заводына
Эшкэ китэ. Анда миннулла бик тырышып эшли, берничэ мэртэбэ Мактау грамоталары белэн
Бүлэклэнэ. Военкоматтан повестка килгэч, тикшеренү үтэргэ бара. Егетнен уйлары зур була,
Бэлки, Финляндия якларына элэгермен, этиемнен каберен барып күрермен, дип хыяллана.
Тик армияга китэргэ насйп булмый шул, балачакта тун жиргэ ятып йоклаулар үзенекен
итэ- авыр чир аны аяктан ега. Бик озак Омскбольницаларында дэваланганнан сон,
бераз хэл кереп аякка баса.Яшьлек үзенекен итэ, егет дэваланып чыгу белэн
туган ягына кайтып китэ һэм күрше авыл кызына өйлэнеп куя.
Матур гына яшэп китэлэр, беренче балалары дөньяга килэ.Этисе кебек, Миннулла да
Бэлэкэй кызчыгын кулыннан да төшерми.
Омскидан хэбэр алына, янадан килеп дэваланып бетэргэ кушыла язуда.
Тик яшь кеше үзенчэ хэл итэ. Егеткэ эле нибары егерме, үзен хэлле итеп тоя,
Куркыныч юк кебек, шулай итеп, Омскига бармаенча, район дэваханэсендэ уколлар алып,
Өйдэ бал, сары май ярдэмендэ дэваланып яши бирэ.Бу вакытта инде тагы да ике кызы
туып, үсеп килгэн була. Чир белэн ун елга сузылган көрэш ахырына якынлаша.
Бу тормышта үксез ятимлекнен барлык газапларын кичереп үскэн баланын, инде
Бар көчен жыеп яшэргэ телэсэ дэ, якты дөньядагы көннэре беткэн булып чыга- нибары
Утыз яшендэ Миннулла күзлэрен мэнгелеккэ йома.
2018.М. Зэйнетдинова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1