Ойрәнегез, язып алыгыз, стенагызда саклагыз!
БисмиЛЛәәһир-Рахмәәнир-Рахииим.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Йә Раббым, аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмииин.
Йә Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. Йә Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә - сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Кәлеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы Иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтеңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит. Кабергә барып кергәндә, рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр, вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмииин.
АРТУР ХАЗРАТ ГАБДУЛЛИН
Имам-хатыб мечети «Тауба».
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев