Предыдущая публикация
Уйларым алып китә еракка, үткәнгә...
Күңел белән мин һәрчак сезнең янда,
Әткәй-әнкәй, онытмамын сезне бердә.
Карыйм да, күзләрегездә моңсулык,
Көттергәнгәме озак кайтмый торып.
Юк шул... Кайтыр идем ераклардан,
Исәнме әнкәй-әткәй диеп, елмаеп.
Әледә өй алдында утырасыз кебек,
Кайтып килмәсме балакаем дип.
Дәшәсез кебек йомшак тавыш белән,
"Саумы улым! Ничек хәлләрең?"-диеп.
Утырып яннарыгызга, кочып алып,
Тыңлар идем сезне күңел булганчы.
Җаннарыма, йөрәгемә бәхет салып,
Рәхәтләнеп сөйләшер идек туйганчы.
Киттегез шул ташлап бу дөньяларны,
Онытмыйм сезне, үтсәләрдә еллар.
Һаман сагынамын, сәлам булып килер,
Миннән сезгә укыган изге догалар.
Зәбир Низамиев 26.12.24
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 20
Зур рәхмәт.Бик тормышчан,тирән мәгънәле шигырь юлларың өчен.Бик теләп көтеп алам,синең язмаларыңны танышларыма да жибәрәм.Алар да шатлансыннар....