Предыдущая публикация
Иманлы кыл безнең гомерне.
Дус -туганнар булсын исән-имин,
Бәхетле ит барча кешене.
Йә Раббым, түземлегең бирче,
Сабырларың яшәү көче табыр...
Ачуланып дөнья туздыручы,
Бер кайгысын икенчегә ягыр.
Йә Раббым, тынычлык бир җанга,
Күңелебезгә өстә игелек.
Бу дөньяда кеше кунак кына,
Бер-бербезгә кылыйк изгелек.
Йә Раббым, рухи көчең бирче,
Авырлыкка каршы торырлык.
Тормыш юлларында без үзебез,
Балаларга үрнәк булырлык.
Кабул итче, Раббым теләкләрем,
Яктырт алга барыр юлыбыз....
Бер үзеңә дога кылабыз без,
Күккә сузып ике кулыбыз.
Зәбир Низамиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 14