Предыдущая публикация
Күңелне моңсу уйлар биләп ала.
Тынгы тапмый ничек тә күңел,
Йөрәккә дә шом тула.
Тормыш та кырыс була кайчак,
Маңгайларга сала эзләрен...
Я Раббым, тынычлык бир дип,
Уза бара шулай көннәрең.
Түземлекләр бетеп китә кайчак,
Вакыт-вакыт елатып та ала.
Күңелләрне болыт каплап,
Көн яктысы кимегәндәй була.
Яшәүдән ямь тапмыйсың кайчак,
Сәламәтлегең югалса тәнеңдә.
Сабырлыгың бармы, җитәрме,
Алда билгесезлек көткәндә...
Бер Аллаһка өметләр баглап,
Уза көннәр, йөрәк аша үткәреп.
Язмышыңа ниләр язылса да,
Яшисең шулай барын күтәреп...
Зәбир Низамиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 25