Исламда ничә туры юл?
{اهْدِنا الصِّراطَ المُسْتَقِيمَ}«Безне туры юлга күндер».Ничә туры юл /әс-сыраат әл-мүстәкыйм/ бар? Ике? Өчме? Бишме? Унмы? Юк! Бер генә, чөнки хакыйкать бер генә. Шуңа күрә «сыраат» сүзенең күплек саны юк, чөнки ул бер генә. Бу нинди бердәнбер дөрес юл соң?
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:
تَفْتَرِقُ أُمَّتِي عَلَى ثَلَاثٍ وَسَبْعِينَ مِلَّةً كُلُّهُمْ فِي النَّارِ إِلَّا مِلَّةً وَاحِدَةً
«Минем өммәтем җитмеш өч төркемгә бүленәчәк — берсеннән кала барысы да ут эчендә».
Сәхабәләр: «Кемнәр ул, әй Аллаһның Илчесе?», — дип сораганнар.
Ул болай әйткән:
مَا أَنَا عَلَيْهِ وَأَصْحَابِيْ
«Бу мин һәм минем сәхабәләрем (юлында) булучылар».
әт-Тирмизи 2641, әт-Табәрани 14646 һәм әл-Хәким 444
Туры юл /сыраат әл-мүстәкыйм/ — ул Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын), аның сәхабәләренең һәм аларның тарафдарларының, Туры юл имамнарының юлы. Беренчел Ислам юлы, ошбу төркемнәр һәм ошбу бүленеш барлыкка килгәнче — сәхабәләр Исламы, бу туры юл /сыраат әл-мүстәкыйм/. Аллаһы Тәгалә безне шул юлдан алып барсын иде.
___________
Бу язманы укыганнан соң һәрбер ихлас күңелле мөселман уйланырга тиеш: безнең халыкта киң таралган йолаларны – мәетнең 7, 40, 51, елын, мәүлидне һ.б. уздыру – сәхәбәләр үтәгәнме? Юк, әлбәттә. Моның турында сахих хәдис кенә түгел, хәтта бер генә ялган хәдис тә килми. Ә кайдан килеп кергән соң алар безнең халыкка? Башка диннәрдән, чөнки ислам динендә алар юк. Димәк аларны уздырган кешеләр туры юлда булмаслар, чөнки сәхәбәләр юлыннан чыкканнар. Кайбер кешеләр аларны гореф-гадәтләр арасына кертәләр. Әмма бу дөрес түгел, чөнки алар бу гореф-гадәтләрне дин белән бәйлиләр, Коръән укыталар, дога кылалар, ягъни гыйбадәт кылалар, ә гыйбадәт бары тик шәригать кушканча гына кылынырга тиеш. Дөньяви тормыш белән бәйле гореф-гадәтләр рөхсәт ителә, әгәр алар шәригатькә каршы килмәсә, ә инде дингә килгәндә, без гореф-гадәтләргә түгел, ә Коръән белән Сөннәткә таянырга тиешбез.
Нет комментариев