Информация Динема 🕋 доступна только авторизованным пользователям.

Все заметки

Фид

Аллаһның яратуын телисеңме?

Бидгатьче муллага, әби-бабайларга, күршең уйлап чыгарган яки бер кардәшнең әйткән сүзенә иярегез дими Аллаһ Тәгалә, ә Үзе җибәргән пәйгамбәренә ﷺ, аның сөннәтенә, сүзләренә һәм гамәлләренә иярергә куша. Шундый кеше генә бәхетле булачак, чөнки Аллаһ Тәгалә аны Үзе яратачак.
Гамәлләре сөннәткә туры килмәгән кешене Аллаһ Тәгалә яратмаячак, күпме акланса да: "Бу безнең гореф-гадәтебез, әби-бабайдан калган йола, авылдашлар, күршеләр, туганнар нәрсә уйлар", дип. Ә Аллаһ Тәгалә яратмаган кеше бәхеткә ирешә аламы, Җәннәткә керә аламы?
Юк, әлбәттә.
Аллаһның яратуын телисеңме? - 986172111411