Яман хәбәр безгә китерде.
Әй, кешеләр, яле, әйтегезче,
Нигә, ничек, ни очен китте ???
Аның кебек итеп, кайсы ир-ат
Тартып бара ала тормышны?
Шулай язган иде микәнни соң,
Нишләтергә соң бу язмышны?
Авылдашлар аны хөрмәт итте,
Бик ярдәмчел булды үзе дә.
Ихлас күңел белән тырышты ул,
Ямьсез түгел иде сүзе дә.
Фидан абый туганнарын
Апайларын бик тә яратты.
Безнең белән аралашкан чакта,
Бөтен борчуларын таратты.
Хәләл көче белән яшәде бит,
Ялкаулармы әллә көнләште?
Белсәк иде, соңгы минутында,
Нинди уйлар белан кайнады?
Фидан абый, синең якты йөзең
Мәңгелеккә күз алдында калды.
Һич ышанып булмый син юклыкка,
Киткәнсеңдер, бары, кунакка?
Ничек кабул итик китүеңне,
Мәңге кайтмас җиргә, еракка.
Фидан абый, сине юксынмаган,
Еламаган юктыр бер көн дә.
Булмыйдыр шул, алдан белеп торып,
Язмыш бабай ниләр язасын?
Белсәк, әгәр, берүзеңне генә
Без калдырмас идек ул кондә.
Яшьнәп яшәгәндә югалдың бит,
Кереп киткән кебек төтенгә.
Сине соңгы юлга озатканда,
Никадәрле халык җыелды.
Җансыз гәүдәң, бары, йоклыйдыр күк,
Бу бары төш кебек тоелды.
Хушлаштык без инде мәңгелеккә,
Тыныч йокла салкын гүреңдә.
Син бик озак әле сакланырсың
Безнең күңелебез түрендә!
Буген синен туган конен... Сине юксынып буген куклар да елый.. Фидан абый...шалтыратып рахат итеп сойлашер идек...Альбяшка дип сина гына хас булган ярату ,жылылык белан эндашер иден...
Яратам Юксынам Сагынам Сине...Фидан Абыем.. урынын ожмахта булсын..карангы гурларен якты,рухын шат булсын🙏
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев