07.2024 — ГАШУРА КӨНЕ
Барыбызны да Гашура көне белән котлыйм. Ил көннәребез тыныч булып, саулыкта-сәламәтлектә, сөеп-сөелеп, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшәргә насыйп итсен Раббыбыз Аллаһ.
Гашура көне борынгы заманнардан ук билгеле булган, ул мөхәррәм аеның 10 нчы көне булып тора һәм шуңа күрә шулай дип атала да ("гашәра" гарәп теленнән "10" дип тәрҗемә ителә).
Әлеге истәлекле датаны Пәйгамбәрләрне искә алу көне дип тә атап йөртү гадәткә кергән.
Аллаһ тәгалә бу көнне Җирне, Күкләрне, Гарешне, Көрсине, фәрештәләрне һәм Адәм галәйһиссәламне бар иткән. Бу көндә Нух пәйгамбәр көймәсе су басудан котылып, Җуди тавына килеп туктый. Бу көнне Ибраһим галәйһиссәлам туган. Гайсә һәм Идрис пәйгамбәрләр күккә ашканнар. Муса галәйһиссәлам Фиргавен эзәрлекләвеннән бөек бер могҗиза аркасында котыла:диңгез икегә аерылып Муса пәйгамбәр һәм аның иярченнәренә юл ачыла. Ибраһим, Әюп, Йосыф пәйгамбәрләр дә Аллаһ аларга сынау итеп җибәргән бәла-казалардан котылганнар бу көндә. . СӨЛӘЙМАН пәйгамбәр бу көндә патша булып тәхеткә утырган. Якуп пәйгамбәр улы Йосыф белән очраша. Юныс пәйгамбәр балык карыныннан чыгарыла. Пәйгамбәребез МӨХӘММӘТ Мостафа саллАЛЛАҺУ галәйһи вәссәләмнең:"Әй мөселманнар, бу көнне Аллаһының кодрәте белән Адәм галәйһиссәлам яратылган, игелекле гамәлләрне күбрәк кылыгыз!" диюе риваять буенча китерелә.
Гашура көненә хөрмәт йөзеннән Коръән уку, хәер-сәдака бирүләр күркәм булыр
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев