Бик сагынам, бик еш хәтерлим.
Классташлар... гамьсез балачагым,
Укытучым хәтердән эзлим...
Шул елларның шаян шавын ишетәм,
Һаман истә ерак ул көннәр...
Өмет, ышанычка тулы күңел —
Минем хәлдә булган бит меңнәр!
Җанга яткан дәрес... ятмаганын —
Качкан чаклар булды дәрестән.
Укытучым, гафү ит балаңны —
Булмаган бу хәл дөрестән!
"Бишле" алсак башлар күккә тигән,
"Икеле' дә ерак китмәгән.
Уенга бирелеп соңлаган чак —
Озын тәнәфес тә җитмәгән...
Классташлар чын дуслар да булган,
Үчләшкәне булган арада.
Тукмаган чак, тукмалган чак булган,
Өсне- башны буяп карага.
Үткән елларымның мизгелләре
Хәтер сандыгымда саклана.
Мәктәп юлы, кадерле мизгелләр —
Еллар үткән саен аклана...
#Раушания_Сафина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7