Предыдущая публикация
Яңа көнне башлыйбыз. Гомернең тагын бер көне...
Бер көн.
Үзе бер кечкенә тормыш
Һәрбер яшәгән көнем.
Һәр минутыннан тәм табып
Шатлык кичергән мәлем.
Бер көндә дә күпме эшләр
Эшләгән чаклар була.
Йөзләгән чакрымнар үтеп,
Ашыккан мәлләр була.
Кайбер җитди карарлар да
Бер көндә кабул ителә.
Кешеләрнең язмышлары
Кайчак бик тиз үзгәрә.
Бер көн генә диеп булмый,
Һәрбер көн ул бик мөһим.
Һәр кеше дә һәрбер көннең
Бәясен белмәскә мөмкин.
Ләкин шушы көннәрдән
Тора безнең тормышыбыз.
Кемгә күпме гомер
Бирелгәнне белә кайсыгыз?
Гомернең һәр көне матур,
Дөрес итеп кабул итсәң.
Һәрбер көннең кадерен белеп
Матур итеп яшәсәң.
Айшанур.
#шигьримизгел#укы#беркөн#тормыш#айшануршигырьләр
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев