Якты өмет баглап зарыгып көткән,
Сабыеңны алдың кулыңа.
Син сөендең ана картлыгымда,
Таянырмын диеп улыма.
Ялгыз тарттың авыр дөнья йөген,
Күрмәдең һич ир-ат аркасы.
Итәк белән җиңгә тими шул чир,
Иртә дөнья куйды атасы.
Ким-хур итмим диеп сабыеңны,
Авыр хезмәтеңдә бил бөктең.
Өрлек кебек улың үсеп җитте,
Беләгеңдә синең көч бетте.
Өмет,хыялларың акланмады,
Тик шунысы гына аяныч.
Җаныңнан да артык күргән балаң,
Булмады шул инде таяныч.
Хакламады улың ана хакын,
Тугры калмый вәгъдә,антына
Гомер бүләк иткән анасын,
Китерде ул картлар йортына.
Күзләрендә шатлык булмаса да,
Мондагылар изге күңелле.
Чөнки аларның бит барсының да,
Язмышлары синеке шикелле.
Кискән икмәк кире ябышмый,
Бер киселә ике киселми.
Йөрәгеннән ана гафу иткән,
Тик хаклыгы гына кичерми.
Кадерле дусларым !
Безгә яшәү, гомер бүләк иткән әнкәйләргә хөрмәт күрсәтеп яшик, берәү дә мәңгелек түгел.
Әнкәйләрнең күңеле балада,
Бала күңеле диләр далада.
Тик онытмыйк шуны,без мәңге,
Ярдәм итик ата-анага.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев