Бөтерелеп очкан кар бөртеге,
Учларымда эреп югала.
Күңелем хыял канатларын җилпеп,
Тылсым дөньясына юл ала.
Ак күбектәй карны ера-ера,
Көмеш тәңкәләргә уралам.
Мамык карны күккә чөя-чөя,
Сабый бала кебек куанам.
Тыныч илдә үткән гомеремә,
Таңда шөкер итеп уянам.
Кар өстендә парлы эз калдырып,
Узганнарга карап моңланам.
Саулык-сәламәтлек теләп килгән.
Дус-туганым белән юанам.
Борчу-сагышларга безне салып,
Киткәннәрне сагынып уйланам.
Ниятләгән антлар,вәгъдәләр,
Үтәлми калганга көенәм.
Тормыш дәрьясында-пар канатлы,
Язмышыма чиксез сөенәм.
Тәүге сөю хатирәсен тоеп,
Саф хисләргә кабат төренәм.
Ак буранда, ак өметләр күреп,
Бәхет көлтәсенә күмеләм.
Кадерле дусларым!
Сезнең барыгызны да якынлашып килгән "Яңа ел" бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.Сезнең барыгызга да 2020 ел бары тик шатлык -куанычлар алып килсен.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2