Немец фашистлары тарафыннан басылып камауда калып 900 көн,төн ату,шартлау,ачлык-ялангачлык хөкем сөргән, бу хакта язып та,сөйләп тә бетерә алмаслык Ленинград блокадасының михнәтләрен шәһәр халкы зур батырлык белән геройларча кичерде. Быел Совет гакәрләре герой -шәһәрне чолганыштан азат итүгә 80 ел тулды. Бу көнне Өчбүләк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре хатирә сәгате үткәреп,шул чорга туры килгән киемнәргә киенеп ,кеше башына бирелән көнлек ризык 125 грамм икмәк телемен халыкка таратып блокада корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды.
Җир йөзендә сугыш афәте башка кабатланмасын дигән уй һәр бәндәнең күңелендә булса бүгенге көндә барган кан коеш,күз яшьләре, югалту ачысы булмас иде могаен.
Ел артыннан-еллар узсалар да,
Авыр хатирәсе йөрәктә.
Бу каһәрле сугыш һаман әле,
Төшләремә кереп йөдәтә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 28
Без шөкер бу әче сугыш әфәтен үз күзебез белән күрмәдек, әммә ата -- бабаларыбызның үткән данлы юллары белән горурланабыз, шул чор кешеләрнең кичерешләрен, түземлелекләренә сокланабыз.
Рәхмәт авылдашларыма хәтер көнен искә алып узганнары өчен!